erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда беренче тапкыр «кайнар химиотерапия» операциясе үткәрелде: сирәк ысул 38 яшьлек пациентны коткарды

Казанның Республика клиник онкология диспансеры хирурглары HIPEC технологиясен – корсак эчендәге гипертермик химиотерапия кулланган.

Республика клиник онкология диспансерында Татарстанда беренче тапкыр «кайнар химиотерапия» методикасын кулланып операция ясадылар. Сүз HIPEC (Hyperthermic Intraperitoneal Chemotherapy) технологиясе – корсак эчендәге гипертермик химиотерапия турында бара, дип хәбәр итә “Татар-информ” ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Пациент – «корсак псевдомиксомы» диагнозы куелган 38 яшьлек хатын-кыз. Бу аппендикс шешеннән үсә торган сирәк авыру. Вакытлар узу белән патологик процесс корсак куышлыгы буйлап тарала, корсак һәм эчке органнарга зарар китерә.

Операция сигез сәгать дәвам итә һәм ике этапта үтә. Башта хирурглар авыруның барлык күзгә күренгән учакларын бетергәннәр. Аннары махсус көпшәләр аша пациентның корсак куышлыгына 42 градуска кадәр җылытылган химиопрепаратлар эремәсе китергәннәр. Сәгать ярым дәвамында сыеклык, күз белән күреп булмый торган микроскопик шеш калдыкларын юкка чыгарып, эчтә өзлексез әйләнеп тора. Нәкъ менә шушы үзенчәлеге өчен метод “кайнар химиотерапия” исемен алган да инде.

“Операция Татарстан Республикасында HIPEC технологиясен куллануның беренче тәҗрибәсе булды. Ул уңышлы узды, бүген пациент үзен яхшы хис итә, тәүлек буе белгечләр күзәтүе астында”, – дип билгеләп үттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев