Татарстан 2027 елда тагын 20,8 миллиард сумлык бюджет кредиты бурычыннан азат ителәчәк
Татарстан Республикасы 2027 елда бюджет кредитлары буенча 20,8 миллиард сум күләмендәге бурычыннан азат ителергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш 21 нче утырышында республика финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Татарстанда дәүләт финанслары өлкәсендә мөһим карар гамәлгә ашырыла. Республикага бюджет кредитлары буенча тупланган бурычларның бер өлешен федераль дәрәҗәдә гамәлдән чыгару каралган.
Татарстан Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаган финанс министры Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, республика буенча исәпләнгән гомуми сумма 44,5 миллиард сум тәшкил итә. Шуның 23,7 миллиард сумы 2025 ел өчен каралган һәм әлеге эш инде төгәлләнгән.
«Бүгенге көндә бурычны исәптән чыгару буенча кирәкле эш башкарылды. Россия Хөкүмәте тарафыннан бу сумма расланды. Якынча ун көннән ике атнага кадәр вакыт эчендә ул рәсми рәвештә гамәлгә ашырылыр дип көтелә», – диде министр.
Алдагы этапта, 2027 елда, Татарстан тагын 20,8 миллиард сум күләмендәге бюджет кредиты бурычыннан азат ителер дип фаразлана.
Россия төбәкләре өчен каралган әлеге механизм буенча бюджет кредитлары бурычының өчтән ике өлешенә кадәрен гамәлдән чыгару мөмкинлеге бар. Әмма моның өчен азат ителгән акчаларны Россия Хөкүмәте раслаган өстенлекле юнәлешләргә юнәлтү таләбе куела.
Әлеге чара республика бюджетына өстәмә мөмкинлекләр тудырырга һәм социаль-икътисади проектларны тормышка ашыру өчен финанс ресурсларын нәтиҗәлерәк файдаланырга ярдәм итәчәк.
Чыганак: Татар-инфррм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев