Бәйрәмне каршылап
Гөберчәктән Халидә Габидуллина яза.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршы алабыз. Җиңү зур корбаннар аша килгәнлеген аңлыйбыз. Гөберчәк авылыннан 135 кеше Ватанны саклап, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Исемлектә хәзерге авылдашлар арасында ишетелмәгән фамилияле кешеләр бар. Шуңа күрә мин, авылыбызның өлкәннәре белән берлектә, авылда яшәгән кешеләрнең исемлеген барлый башлаган идем. Бу эш инде күптәннән дәвам итә, чөнки бер көн эчендә генә башкарыла торган хезмәт түгел: син яшәгән нигездә элек кемнәр булган, күршеләрең кемнәр, күчеп китсәләр, алар урынына кемнәр килеп урнашкан? Шушы сорауларга төгәл җавап табу күп вакыт сорый. 2014 нче елда Рәсимә апа Минсафина белән авылдашларның күбесен барлап чыккан идек. Ләкин Бөек Ватан сугышында катнашкан кайбер авылдашларыбызның мәгълүматлары булмау сәбәпле, ачыкланып бетмәгән хуҗалыклар, аларның кайда яшәүләре билгеле булмау эшебезне ахыргача башкарып чыгарга бераз киртә куйган иде. Менә бүген мин сугышта катнашкан кайбер солдат-авылдашларымның хуҗалыклары кемнәр янәшәсендә урнашуын, әти-әнисе кемнәр булуын ачыклый алдым. Сорауларыма җавапны, билгеле, авыл өлкәннәре ярдәмендә таптым. Мәсәлән, Диләрә апа Әхмәдуллина белән Мөхәммәтдинов Фәсхетдин (ул сугышта катнашкан) гаиләсе авылның өч урынына күченгәнен аңлаштык. Башта ул авылның Поник очында яшәгән, төгәлрәк әйтсәк, шунда туган, аннан күченгән авыл уртасына, соңыннан башка чыккандыр дип уйлыйм, Зират очында хуҗалыгын булдыра. Шәмсетдинов Бәдретдин – ул кем? Бу сорауга да җавап таптым. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, кызганыч, 1942 елның сентябрь аенда хәбәрсез югала. Бу хәбәр килеп күпме вакыт үткәндер, билгесез. Бәдретдиннең хатыны Хәмдениса Му авылына кияүгә чыга, ә сеңлесе Гыйлембаян ФЗӨга алына, шуннан Гөберчәккә кайтмый. Нигездә яшәүче калмый. Ул урынга зират янында яшәгән Гыйндулла Габидуллин балчыктан өй өеп, күченә, соңрак буралы йорт сала. Миннебанов Сәмигны бүген Гөберчәктә яшәгән кешеләрнең берсе дә белми, ә минем кызыксынуым көчле, аның Түбән очта яшәгәнлеген ачыкладым. Әнием, Минзина Сания, ярдәмендә күршебез Әшрәф апаның шулай ук бүгенге Гариф Ахунов урамында яшәп, М.Мәһдиев урамына чыгып нигез яңартканын ачыкладык. Әшрәф апаның ире Хәсәнов Миңнулла Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган. Музейда аның фронт сызыгыннан язган өч хаты саклана. Ә сугышта катнашкан Надыршин Ибрай дигән авылдашыбыз кайда яшәгән, аны бүгенге яшь буын беләме? Юк, билгеле. Моның өчен авыл тарихын, хуҗалыклар исемлеген төгәл белергә кирәк. Ярдәмгә һаман да шул өлкәннәр килә, хуҗалык китапларында язылган мәгълүматлар ярдәм итә. Ибрай ага хәзерге мәчет бинасы тирәсендәге урында яшәгән. Хәзер ул урын буш. Авылда буш урыннар бар, элек анда кемнәрдер яшәгән бит. Менә шуларны төгәл ачыклап бетерү – минем максатым. Музей хезмәткәре буларак, мин эзләнү эше белән шөгыльләнергә яратам. Чөнки бу эш - музей эшчәнлегенең төп юнәлешенең бер тармагы. Музей ул кемнедер фотога төшердең дә, халыкка күрсәттең генә түгел, ә кеше күзенә күренми торган хезмәтләрдән дә тора. Эзләнү эше булырга тиеш, чөнки син авылда яшисең, аның тарихын, кешеләре язмышын өйрәнергә, яшь буынга җиткерергә тиешсең. Без өйрәнеп, халыкка мәгълүматны җиткермәсәк, аны тагы кем барлар? Өлкән буын әкренләп китеп бара, тарихның күп өлеше алар белән бергә китә. Шуңа күрә өлгерик, кызыксындырган сорауларыбызга җавапны табыйк, эзләник!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев