erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда 10 сентябрьдә яңгырлар һәм +19 градуска кадәр җылы һава көтелә
Арча яңалыклары

Татарстанда 10 сентябрьдә яңгырлар һәм +19 градуска кадәр җылы һава көтелә

Татарстанда 10 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.

Иртән республика территориясенең аерым урыннарында томан булуы ихтимал. Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештә исеп, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк.

Алтын көз-табигатьнең иң гүзәл чагы

Көндез һава температурасы +14…+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Белгечләр үзгәрүчән һава шартларын исәпкә алып, юлларда һәм ачык һавада булганда сак булырга киңәш итә.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев