Татарстанда ипотекага бәйле барлык эзләүләр арасында IT-ипотекагә кагылышлыларының өлеше якынча 1,7 процент булган. Россия буенча уртача күрсәткеч исә 1 процент тирәсе тәшкил итә.
Татарстанда IT-ипотекагә кызыксыну Россиянең күп төбәкләренә караганда югарырак. Республика халкыннан әлеге программага кагылышлы эзләү сораулары ил буенча барлык шундый сорауларның 5,3 процентын тәшкил иткән. Бу хакта «Яндекс»ның Финанслар юнәлеше һәм Frank RG үткәргән тикшеренүдә әйтелә, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урында. Аннан алда Мәскәү өлкәсе – 11,8 процент һәм Свердловск өлкәсе – 5,8 процент. Алдагы урыннарда Краснодар крае (5 процент) һәм Түбән Новгород өлкәсе (4,2 процент) урнашкан. Шулай итеп, әлеге биш төбәккә IT-ипотека турындагы барлык эзләүләрнең якынча өчтән бер өлеше туры килә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев