Республикабыз, Арча данын яклаган якташларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
Мари Иле республикасы Таир бистәсендә педагогларның XXXIII Бөтенрәсәй слеты булды. Биш көн дәвамында ярышлар булды. Татарстан Республикасы җыелма команда составында безнең Арча педагоглары да катнашты. Алар: Арчаның 11нче балалар бакчасында физкультура инструкторы Гүзәл Җамалиева. Укучылар сараеның туризм буенча методист һәм тренеры Ленар Сафин.
“Контроль-туристик маршрут” дисциплинасы буенча безнең Арча педагоглары Гүзәл Җамалиева, Ленар Сафин һәм Казан кызы, Теләче егете – дүрт кешедән торган команда 1нче урынны алды. “Җәяүле туризм” дисциплинасы буенча Гүзәл Җамалиева 3нче нәтиҗәгә ия булды. Афәрин! «Ярышта төрле катлаулы этаплар үттек, - дип сөйли Гүзәл Хәлил кызы. – Спорт туризмы, педагогика буенча тестлар, катамаранда суда йөзәсе, елга аша чыгасы һ.б. Барысын да вакытка, штрафсыз үтәргә кирәк. Ахырдан гомум нәтиҗәләр буенча урын билгеләнә”.
-Туризм буенча ярышта беренче тапкыр катнашуыгызмы?
-Юк, без туризм ярышларында гел катнашабыз. Инде 10 елдан артык. Туризм ул үз эченә бик күп спорт төрләрен ала. Анда йөгерү, махсус этаплар үтү, карта һәм компас белән урманнарда йөри белү, суда йөзү, велосипед, катамаран – барысы да керә.
Җиңүләр булып торсын!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев