erid:2VtzquqpS7d
Юлда куркынычсыз булганда, тормыш матур
Сезнең хатлар

Юлда куркынычсыз булганда, тормыш матур

Декабрь аенда Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасының 1нче номерлы уртанчылар төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балалар һәм ата-аналарның ел саен үткәрелә торган уртак эшләнмәләре күргәзмәсе булып узды.

Ата-аналар белән хезмәттәшлектән башка куркынычсызлык өлкәсендә тәрбияләү мөмкин түгел.  Әти-әниләр бу  эшкә бик теләп катнашырга теләкләрен белдерделәр.

Балалар белән берлектә юл тамгалары, светофорлар, юл билгеләре, йорт макетлары, функциональ транспорт - җиңел автомобильләр белән матур гына  Автошәһәр килеп чыкты. Мондый күргәзмәләр -  балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгытырга, юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштырырга өйрәтә. Киләчәктә дә шундый мавыктыргыч эшләргә катнашырга язссын.

Рәүзия Закирова

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев