erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Һәрберсенә "кызым" дип дәште

Ул безнең балалар өчен остаз да, яклаучы да, саклаучы да, сердәшче дә булды.

Без бик бәхетле әти-әни, чөнки балаларыбызны язмыш Җәүдәт Абдуллович кебек олы йөрәкле, киң күңелле, бик тә тәрбияле, зыялы, һәрьяклап камил шәхес белән очраштырды. 

Безнең 3 кызыбыз да Җәүдәт Абдулловичның баскетбол секциясендә шөгыльләнделәр. Кызларыбызның спортта ирешкән уңышларында, тәрбияле булуларында аның өлеше әйтеп бетергесез зур.  Һәр нәрсәнең кадерен югалткач кына аңлыйбыз. Туганыбыздай якын остазыбыз  Җәүдәт Абдулла улы Хәсәновның арабыздан кинәт китүе аяз көнне яшен суккандай  тәэсир итте. 

Җәүдәт Абдуллович белән булган һәр көн, һәр минут  алтынга тиң вакытлар булган икән. Безнең кызларыбыз бу елларда зур тормыш мәктәбе үттеләр: спорт аларны берләштерде, чыныктырды, кеше арасына чыгарды, иң мөһиме – кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләде. Кайларда гына булмадылар алар, ләкин без балаларны Җәүдәт Абдуллович белән ярышларга һич курыкмыйча чыгарып җибәрә идек, чөнки беләбез: балалар ышанычлы кулларда, Җәүдәт Абдуллович кебек тренер яннарында булганда аларның һәрвакыт тамаклары тук, өсләре бөтен булыр.

           Безнең гаиләдә Җәүдәт Абдуллович исеме еш яңгырый иде.  Шимбә саен олы кызыбыз Ләйлә (ул хәзер Казанда укый)  кайтуга, аның хәлен сорый, аннары икенче кызыбыз Зәлия бик тәмләп тренировкалары турында сөйләп китә, Җәүдәт Абдулловичның кызыклы гыйбарәләрен әйтеп көлдерә. Кызганыч, кечкенә кызыбыз  аның секциясенә 1 генә ел йөреп калды. Шулай булса да, әле дә Җәүдәт Абдуллович исемен теленнән төшерми... Ә бүген без истәлекләр белән яшибез, аның белән булган кызыклы мизгелләрне искә төшерәбез, фотолар карыйбыз, догаларыбыздан калдырмыйбыз. 

 Балаларны мәҗбүри  яраттырып булмаганны барыбыз да белә.             Ә Җәүдәт Абдулловичны балалар  ярата иде шул, һәрберсенә “кызым” дип эндәшүе, балаларның да аның кочагына сеңеп бетүләре  шулкадәр ихлас иде.  Ул алар өчен “безнең Җәүдәт Абдуллович” булды!  Нинди дә булса мөһим карарлар кабул иткәндә, кызларның   бездән, әти-әниләрдән тыш  Җәүдәт Абдуллович белән дә киңәшүләре үзе  күп нәрсә турында сөйли.  “Ул безгә икенче әти иде” дигән сүзләре аның балалар өчен бик тә кадерле һәм газиз булуын күрсәтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исән чакта рәхмәт хисләребезне үзенә җиткерә, тиешенчә хөрмәт күрсәтә алмадык кебек.  Урының җәннәт түрләрендә булсын, кадерле Җәүдәт Абдуллович! Сезнең биргән тәрбиягез, үтемле киңәшләрегез һәрвакыт безнең күңелләрдә! Ә без, үз чиратыбызда, сезнең  исемегезне мәңгеләштерүдә   кулдан килгән кадәр тырышырбыз, йөзегезгә кызыллык китерерлек гамәлләр кылмабыз.

Мин бу язмамны Җәүдәт Абдулловичта тәрбияләнгән барлык балаларның әти—әниләре исеменнән язам.

 

         Ләйсән Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X