erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Серле китап

Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының иҗаты белән генә кызыксынып килмиләр, ә төрле сорауларга җавап табар өчен дә мөрәҗәгать итәләр.

Быел берничә гаилә үзенең нәсел тамырларын ачыкларга, туганнарын барларга музейга килделәр. Билгеле, турыдан-туры музейга түгел, ә иң беренче авыл советына туганнарын сорашып шалтыраталар. Ә алар, М.Мәһдиев музеена барыгыз әле, аның мөдире сезгә ярдәм итәр диләр икән. Билгеле, килгән кешене кире бору гадәте юк. Һәр кешенең гозерен тыңлап, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам. 
Иң беренче моннан берничә ел элек Казан шәһәреннән шалтыраттылар. Алар да авыл советы сезнең телефон номерын бирде, диләр. Әби-бабайларының нәсел дәвамчыларын, нигезләрен эзлиләр, бабайлары ягыннан  бертуганнарының Бөек Ватан сугышында катнашулары хакында мәгълүматларны ачыкларга телиләр. Кыскасы, сораулары бихисап. Хуш, сораулар тыңланды, координаталар алынды, авылның кайсы гаиләсе белән бәйле булуы, бүген кемнәре исән-сау яшәве ачыкланды, бабасының Сикертәндә кай урында яшәгәнлеге билгеле булды. Билгеле, бу эш тик утырып кына түгел, ә байтак җанлы сөйләшүләр, документларны ачыклаулар аша башкарылды. Кешегә аз гына ярдәм итсәң, ул калганын үзе дәвам итә. Монда да нәкъ шулай булды. Кызыксынучы гаилә музейга да берничә мәртәбә кайтты, ә соңыннан алар, хезмәтемне бәяләп, музей фондына бик зур кыйммәткә ия булган мәгълүматлар язылган китап бүләк иттеләр. Бу минем һәм музей фонды өчен бәяләп бетергесез байлык булды. Китап – Гөберчәк авылының 1830 елдан башлап 1915 елга кадәрге язылган мәчет метрикасы. Мәчет метрика китабы иске татар имләсеннән тәрҗемә ителгән. Китапта туучылар, вафат булучылар, гаилә коручылар исемлеге көне, ае, елы белән төгәл итеп язылган. Кызганыч, безгә билгесез сәбәпләр аркасында, ундүрт (төрле еллар) елның мәгълүматлары юк. Бәлки алар архив фондлары арасында адашып кына йөридер, киләчәк күрсәтер. 
Май аеның эссе бер көн иртәсендә музей каршына такси машинасы туктады. Минем дә кызыксынуым көчле, ишекне ачып, кемнәр килгәнлеген карадым. Кунаклар өчәү: бер ир заты, ике хатын-кыз, рус телендә сөйләшәләр. Исәнләштек, таныштык, музейга үттеләр, кызыксынып экспозицияләр белән танышып чыктылар һәм үзләренең гозерләрен җиткерделәр. Кунаклар Казахстан республикасыннан, Калининград шәһәреннән үк килгәннәр икән. Анна исемлесе кечкенә, яшүсмер чорында Гөберчәккә кайтканын исенә төшереп, истәлекләре белән бүлеште. Кайчандыр Аннаның  әнисе, Гөберчәк кызы, Казахстан якларына чыгып киткән һәм шунда гаилә корып, яшәп калган икән. Әбисе исән вакытта кайткалаганнар, ә аннан соң туган авыл белән элемтә өзелгән. Анна казах егетенә кияүгә чыккан. Җан тартмаса да кан тарта, диләр бит. Анна да туганнарын эзләп, әнисе туып-үскән нигезне күрәсе  килү теләге белән кайткан. Аңа икетуганнарының телефон номерларын табып бирдем. Аннаның әнисе туып-үскән нигез буш, йорт, каралты-кура исән, аны бер туганы карап торуы турында әйттем. Аннаның бабасы сугышта катнашкан, башта ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөргән, соңыннан кайда һәлак булып, җирләнгәнен дә белде. Чөнки мин аны архив материаллары аша ачыклаган идем. Кунаклар авылыбызның матур, төзек булуына игътибар иткәннәр, соклануларын белдерделәр. Аларның шулхәтле күңелләре булды ки, хәтта минем гаиләмне Казахстанга кунакка да чакырдылар. Рәхмәт, аздан да күңел була бит!
 Телефонымның ят номерлар белән шалтырамый торган көннәре аздыр. Кабат авыл советы минем телефон номерын биргән. Монысы Казан шәһәреннән. Телефонымның теге очыннан: “Миңа бабамнар турында мәгълүмат кирәк иде. Ул - Гөберчәк егете, ләкин әллә ни истәлек калмаган, ярдәм итә алмассызмы икән?” – дигән яшь кыз тавышы ишетелде. Исеме – Гөлнара, бик кызыксынучан кыз булып чыкты ул. Мин аңа иң беренче эш итеп милли архивка мөрәҗәгать итәргә куштым. Бәлки анда иң кирәкле сорауларга җавап табылыр? Ул нәкъ шулай эшләгән дә, интернет та ярдәмгә килгән. Шулай да аның минем белән күрешәсе, әби-бабайлары яшәгән нигезләрне үз күзе белән күрәсе, туганнары белән очрашасы килә. Хуш, кайтсын әйдә, көннәр матур, күңел киң. Гөлнара әнисе Гүзәл һәм абыйсы белән кайтты. Ачык йөзле яшь кызның сораулары бихисап булып чыкты. Ярдәмгә бүләк ителгән метрика китабы килде. Гөлнара белән байтак кына нәсел җебен дәвам итүчеләр, берничә буын әби-бабайлары турында мәгълүмат таптык. Музей экспозициясе буйлап сәяхәт тә иттек, аннары Гөлнараның әби-бабайлары яшәгән нигезләрне карарга бардык. Мин белгән беренче нигездә хәзер икенче гаилә яши. Икенче нигез урыны күптән буш, анда йортлар юк. Хәзерге туганнары яшәгән нигездә тормыш матур гына гөрли. Кунаклар һәрбарчасы белән якыннан танышып чыктылар, соңыннан Гүзәл ханымның әтисе, әби-бабайлары яткан авыл зиратына юл алдылар. Менә шулай, авылның өлкән буын вәкилләре белән очрашып сөйләшүләр, истәлек-хатирәләр барлап, Гөлнараны борчыган бик күп сорауларга җавап таптык. Яшь кызның да күңеле булды, рәхмәтләрен әйтеп шәһәргә кайткач та телефоннан шалтыратты. Гөлнара мәгънәле, дөрес тәрбия алган. Ничек шулай булмасын, аның бит нәсел буыннары Гөберчәктән!
Алдагы язмамда мин Миннебанов Сәмиг турында авылда белүчеләр юктыр инде дигән идем. Ижау шәһәреннән хәбәр килеп иреште. Миннебаев Сәмигулла түгелме икән дигән сорау бирделәр. Кабат үземдә булган мәгълүматларны карап чыктым, сугышта катнашучылар турында архив материалларын бөртекләп өйрәндем. Боларга гына ышанып бетеп булмады. Ярдәмгә кабат серле китап килде. Булган мәгълүматларны барлый-барлый, чыннан да, Сәмиг исеме кыскартылып язылуы, фамилиясен дөрес язмаулары ачыкланды. Хәзер метрика китабын кулланып, үзем һәи ирем ягыннан булган әби-бабайлар, аларның балалары, онык-оныкчыкларын барлый башладым. Эш барышында ирем белән минем нәсел җепләре бер урында тоташуына да ачыклык кертә алдым. Кызык, берничә буын аркылы мин ирем белән туган булып чыктым. Билгеле, буыннар арасы якын түгел. Элек мәрхүмә Рәсимә апай әйтә иде: “Гөберчәктә өч нәсел кешесе яши. Алар бер-берләре белән чорналышып беткән”, - дип. Чыннан да, шулай килеп чыга. Эзләнсәң, кызык фактларга тап буласың!
Метрика китабының тәрҗемәсе Гөмәр (Мәйсәрә) улы Рөстәм иганәчелегендә ясалып нәшер ителгән. Мин аңа китап өчен чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Китап киләчәктә әле бик күпләрнең нәсел шәҗәрәсен төзүгә ярдәм итәр!
 

Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев