erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Туган җирләрендә танылдылар

Һәр халыкның элек тә, хәзер дә үз “Әлифба”сы бар. Әлифба балаларның дөньяны танып белүдәге әһәмиятле чарасы булып тора.

Идел Болгары чорында барлыкка килеп,   XVIII   гасырның соңгы чирегендә тагы да үсеш алган татар милли әлифбасы татар халкы белән бергә катлаулы юл үткән. 1998 елның октябрендә   Арча шәһәрендә   Россиядә беренче уникаль   Әлифба музее ачыла. Ул бүгенге көнгә кадәр бердән-бер булып кала бирә.   Планетабызның барлык татарлары   50 ел буена укыган Әлифбаның авторлары ирле-хатынлы Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова   Арча педагогия училищесының татар теле укытучылары булганнар.   Әлифба музее   шушы бөек затлар хөрмәтенә   ачылса да, хәзер ул   Әлифба һәм әлифба сәнгатен өйрәнү үзәгенә әйләнде.

Музейның бер залы   татар әлифбасы тарихына багышлана.   Вагыйзов-Вәлитовага кадәр бик күп әлифбалар булганнар. Иң беренче басма әлифба   Сәгыйть Хәлфиннеке.   Ул 1778 ел белән даталана.   Моңа кадәр булган   әлифбалар   шәкертләр тарафыннан күчереп языла торган булганнар.   Әхмәтһади   Максудиның   ике әлифбасын   әйтеп үтәргә кирәк:   “Мөгаллим әвәл”   һәм   “Мөгаллим сани”.   Беренчесе татар текстлары уку өчен булса, икенчесе   Коръән   уку өчен.   Галимҗан Баруди, Шакирҗан Таһиров   әлифбалары   үз чорында бик әһәмиятле роль уйнаганнар. Профессор Мөхетдин Корбангалиев   өч   әлифба төзегән:   гарәп графикасы нигезендә,   татарлар латинга күчкәч – латин графикасы нигезендә,   кирилицага күчкәч   кирилицада   әлифба төзи.   Бер әлифба төзү   ул   искиткеч хезмәт,   аңа еллар кирәк.   Ә монда өч   әлифба   һәм   өч   төрле графикада.   Моның   өчен   Мөхетдин Корбангалиевка   Хезмәт Герое   дигән   мактаулы   исем   бирелә. Мөхетдин Корбангалиевтан соң   Габбас   Сәйфуллин   әлифбасы   бара,   ә   Габбас   Сәйфуллин   әлифбасын   безнең   авторлар   Сәләй   Вагыйзов   белән Рәмзия   Вәлитова   алифбасы   алыштыра.

      Вагыйзов-Вәлитова   әлифбасы   башка барлык   әлифбаларны оныттыра. Ул   методик   яктан   бик   камил төзелгән була.   Авторларыбыз   әлифбаны   төзегәнче егерме халыкның   әлифбаларын   өйрәнәләр   һәм   иң яхшы   якларын   алып   төзиләр. Балалар бу   әлифбадан   бик   тиз укырга   өйрәнәләр.   50 ел эчендә   әлифба   43   тапкыр   басыла,   тиражы   миллионга җитә.

      Арча районы   легендар әлифбаны   иҗат   иткән   бөек   шәхесләребез   белән   хаклы   рәвештә     горурлана.   Гәрчә   Сәләй   Вагыйзов   Самара   өлкәсе   Байтуган   авылында,   ә   Рәмзия   Вәлитова   Башкортстанның   Стәрлетамак   шәһәрендә   тусалар да,   алар   гомерләре   буена   Арчада   яшәделәр   һәм   Әлифбаны   да   Арчада   иҗат   иттеләр.   Музей   Байтуган   авылы   белән   нык   элемтәдә.   10   ел   элек   анда   да   музей   ачылды.   Ул   Сәләй   Вагыйзовның   Музей-йорты   дип атала.   Музейга   нигез   салучы   һәм   аның   җитәкчесе   шушы   авылның   озак   еллар   фельдшеры   булып   эшләгән,   Россиянең   атказанган   медицина   хезмәткәре,   татар җанлы   милләтпәрвәр   Нурания   Абзалова. Соңгы елларда Стәрлетамак белән дә багланышлар булдырдык. Хәзер анда   Рәмзия Вәлитованың   якташ икәнен беләләр.   Уфа фән һәм технологияләр университетының   Стәрлетамак   филиалында   Рәмзия   Вәлитовага   багышәланган   кабинет   булдырылды.   Бу эшләр   белән   филиалның   татар   һәм   чуваш   телләре   кафедрасы   доценты   Нәсимә   Мөкимова җитәкчелек итә.

      Данлыклы Арча   педагогия   көллиятендә   белем биргән   Рәмзия   апа   һәм   Сәләй   ага   легендар әлифбаның   авторлары   буларак   инде   күп   җирләрдә   танылдылар.   Иң   мөһиме   хәзер   аларны   туган   җирләрендә дә беләләр,   таныйлар   һәм   хөрмәтлиләр.

                                                                                                Дамир   Таҗиев, “Әлифба”   музее   җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев