erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Уртанчылар төркеме әтиләренә кызыклы бәйрәм кичәсе бүләк итте

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм.

Бәйрәм көнендә иң якын кешеләребезне – әтиләребезне, бабаларыбызны, энеләребезне һәм малайларыбызны котлыйбыз. Арчаның  10 нчы номерлы балалар бакчасында искиткеч күңелле бәйрәм чарасы булып узды. 22 февраль көнне үзебезнең яраткан әтиләребезне, бабаларыбызны кунакка чакырдык. Бәйрәмебез балаларның бик матур итеп марш атлауларыннан башланды.  

Бәйрәм тантанасына  Арча районының янгын сүндерү бүлегеннән Салихов Рөстәм Раушан улы да чакырылган иде. 1нче номерлы уртанчылар төркеме әтиләренә бик күнелле, кызыклы бәйрәм кичәсе эзерләделәр.  Искиткеч итеп җыр җырлап, шигырьләр сөйләп, бәйрәмне бик матур бию белән тәмамладылар. Әтиләргә килгәндә: алар молодцы, искиткеч. Төрле уеннарда катнашып, үзләренен җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында  балалар үзләренен нәни куллары белән ясалган бүләкләрен  әтиләренә тапшырдылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле үтте.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                   Арчаның 10 нчы номерлы                 

                                                                   балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                                                        Закирова Рәүзия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X