http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Сезнең хатлар

Утырмага җыелдык

Борынгыча матур итеп утырдык.

 

Утырмага җыелдык. Ак-Чишмә китапханәсе каршында эшләүче “Ак - Чишмәнең ак калфаклары” түгәрәгенә йөрүчеләр китап укучылар белән бергә күңел ачтык. Борынгыча матур итеп.

Утырмада  катнашучыларны кул эшләре күргәзмәсе, “Милләт язмышы хатын- кыз кулында” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Туган телебездә сөйләшсәк кенә ана телен саклап калып була. Милли йолаларыбыз, киемнәребез, ризыкларыбыз, гореф – гадәтләребезне саклап калырга тырышырга кирәк. Бу юнәлештә эшлибез дә. Утырмага җыелу да шушуы максатны күздә тотып оештырылды.

Кул эшләрен башкарганда кара-каршы такмаклар, мәкальләр, әйтемнәр аша  аралаштык, милли җырлырыбызны җырлап иркенләп күңел ачтык. Утырмада онытылып килүче йон кату, киләп сару да башкарылды. Онытылып башлаган  җырлы - биюле уеннарны башкардык. Тәрбия баскычлары турындагы видеоязма белән таныштык.

Реклама
2VtzqxaTAbC

     Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, ак калфаклылар үзләре әзерләп алып килгән милли ризыкларыбыз белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итте.

Халидә Мөхәммәтдинова.

Яңа Чишмә китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре