Тикшерүләр нәтиҗәсендә 126 мең яңа авыру очрагы ачыкланган. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ачыкланган авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре иң зур өлешне тәшкил итә — 45 мең очрак. Моннан тыш, 1859 яман шеш һәм якынча 2 мең шикәр чире очрагы теркәлгән.
2026 елга исә республикада 1,5 миллион кешене диспансеризация уздыру бурычы куелган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев