erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

Бүген 22 нче август Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан республика халкын, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Әлеге бәйрәм моннан өч дистә ел элек Россия Президенты Указы белән билгеләнде һәм ул Ватаныбызның яңа тарихындагы үзенчәлекле вакыйгаларга турыдан-туры бәйле.

Бүгенге көндә ак, зәңгәр һәм кызыл төсле әләм заманча Россиянең төп дәүләт атрибутларының берсе булып тора. Россия әләмен Җир шарының һәр почмагында беләләр.

Безне, төрле буын һәм милләт вәкилләрен, төрле дини карашлы кешеләрне, һәммәбезне дә Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык, төп рухи-әхлакый кыйммәтләрне, бай тарихи-мәдәни мирасны һәм граждан бердәмлегенең күпгасырлык традицияләрен саклап калуга уртак омтылыш берләштерә. Россия флагы көне – үзен бөек һәм җиңелмәс Ватаныбызның тугры ватанпәрвәре дип санаган һәркем өчен бәйрәм.

Һәммәбезнең йөрәкләрендә Ватаныбыз һәм кече ватаныбыз өчен горурлык хисе яшәсен. Барыгызга да тынычлык, бәхет һәм иминлек телим, диелә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://trt-tv.ru/tat/t-p-ya-alyk/b-gen-22-nche-avgust-rossiya-federaciyase-d-l-t-flagy-k-ne/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев