Алданмагыз! Бәйрәмнәр бәйрәм булсын!
Әңгәмәдәш – Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин.
– Илсур Мәхмүтович, Яңа ел алды көннәре. Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына үткәреп, бәйрәмнәр бәйрәм булсын иде!
– Әйе, бүгенге сөйләшү дә шул хакта. Соңгы берничә көндә мошенниклар тагын да активлашып китте. Сәүдә үзәкләрендә, банк-ларда, Россиянең почта бүлекләрендә, хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербург урамнарында, җинаятьчеләр ятьмәсенә эләккән кайбер кешеләр петардалар, яну сыекчасы тутырылган шешәләр ыргыттылар һәм шулай ук бензин сибеп, полиция автомобильләрен яндырырга маташтылар.
– Мондый хәлләр ничек килеп чыга?
– Егермегә якын кеше мошенникларның психологик яктан тәэсир итүенә бирешеп, үзләренең урланган акчаларын кире кайтарабыз дип уйлап, дус булмаган илләрнең безгә каршы оештырылган психологик операцияләрендә, үзләре дә аңламастан, катнашучылар булып киткәннәр.
– Киңәшләрегез.
– Бәйрәм алларында алдаучылар активлашып китәләр. Алда әйтеп үткәнемчә, мошенникларның максаты акча үзләштерү генә булмас-ка да мөмкин. Игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Теләсә кем белән сөйләшмәскә, аралашмаска. Нәрсә дә булса эшләргә дип әйтсәләр, бу турыда туганнарыгыз, якыннарыгыз, тәҗрибәле кешеләр белән сөйләшегез. Сезне алар куркыныч хата җибәрүдән сак-лап калырлар. Яңа ел бәйрәмнәре тыныч үтсен. Яңа ел белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев