erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әнисен җирләгәнгә бер ел да булмады, йорты янып көлгә әйләнде”

16 яшь булганда, әтисе үлеп китте. Узган елны әнисен – Ильмираны апаны җирләде. Башта Ильмира апаның энесе вафат булды. Аның өчесен уздырырга әзерләнеп йөргәндә, үзе дә үлеп китте. Йөрәк диделәр, аңа 53 кенә яшь иде.

“Редакциягә шалтыратып, кайчан да булса ярдәм сорармын дип уйламаган идем. Безгә сезнең ярдәмегез кирәк иде”, - дип яздылар безгә Арча районының Төбәк-Чокырча авылыннан. 

11 гыйнвар көнне төнге уникенче яртыда янгын чыгып, Илназ Минәшәевнең йорты, мунчасы һәм сарайлары янып беткән. 
- Иремнең абыйсының улы ул. Аңа әле 27 генә яшь. Сынау арты сынау килеп тора үзенә. 16 яшь булганда, әтисе үлеп китте. Узган елны әнисен – Ильмираны апаны җирләде. Башта Ильмира апаның энесе вафат булды. Аның өчесен уздырырга әзерләнеп йөргәндә, үзе дә үлеп китте. Йөрәк диделәр, аңа 53 кенә яшь иде. Инде хәзер Илназ йорт-җирсез дә калды. Быел өйләнергә дә җыена иде дип беләм. Авылдан барып йөреп, Казанда эшли. Бик тыйнак, акыллы егет, - дип сөйләде безгә Энҗе Минәшәева.

Янгын чыкканда, Илназ өйдә була. Уянып китеп, утны кабызасы булган. Ут янмагач, торып караса, мунчасын янгын камап алган була. Ишекне ачып җибәрүе була, дөрләп ут килеп керә. Телефоны белән паспортын алып, өстендә булган киеме белән генә тәрәзәдән чыгып йөгергән. Ут электр чыбыгыннан чыккан дигән фараз бар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Авылдашлар да, күрше-тирә авыллардан да булышалар. Ике көн эчендә янып беткән йорт нигезен чистарттылар. Безнең Айван авылы халкы бик булышты, - дип рәхмәтләрен җиткерде Энҗе.

Илназ Минәшәевкә ярдәм итәргә теләүчеләргә: карта номеры Энҗенең телефон номерына беркетелгән: 89600425203. Эндже Гумеровна.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nisen-irlgng-ber-el-da-bulmady-yorty-yanyp-klg-ylnde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев