erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Авария нәтиҗәсендә кроссовер әйләнеп капланган, 2 кеше зыян күргән

Бүген иртән Казанның Чернышевский – Борхан Шаһиди урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте була, нәтиҗәдә чит ил машинасы әйләнеп капланган.

Бу хакта «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Chery автомобиленең ике пассажиры 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән. Бер хатын-кызның башы җәрәхәтләнгән, икенче пассажирның кабыргалары зыян күргән», - дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев