Бүген Татарстанда 20 градуска кадәр җылытачак
11 майда Татарстанда максималь температура +15 тән +20 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җил булачак.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 11 майда Казанда алмашынучан болытлы булачак. Һава температурасы төнлә +4 тән +6 градуска кадәр, ә көндез +17 дән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр булыр дип көтелә.
Һава торышы 12 майда үзгәрәчәк. Көндез Татарстан буенча урыны белән бераз яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +3 тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +21 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәчәк.
13 майда шулай ук республика территориясендә көндезге вакытта бераз яңгырлар көтелә. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5-10 метр булачак, ә көндез – секундына 13 метр. Төнлә термометр баганалары +3 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-tatarstanda-20-graduska-kadar-ylytacak-5870830
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев