erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Дәүләт хезмәте» («Госуслуги») порталында күчемсез милек сатып алу сервисы эшли башлады

Россия күләмендә «Госуслуги» порталында яңа сервис гамәлгә кертелде. Ул «Тормыш ситуацияләре» каталогында урнаштырылган һәм «Күчемсез милек сатып алу» бүлеген үз эченә ала.

Проектны гамәлгә ашыруда «Росреестр» катнаша. Сервис «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты һәм «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында эшләнгән.

Татарстан буенча Росреестр идарәсендә аңлатуларынча, әлеге сервис килешүнең төп этапларын аңларга ярдәм итә. Ул фатир яки башка объект сатып алу һәм аны теркәү процессын гади һәм аңлаешлы итү максатын куя.
«Сервис кулланучыларга күчемсез милек сатып алу вакытында кирәкле адымнарны ачык күрергә мөмкинлек бирә», — дип белдерделәр идарәдә.

Бүлектә шулай ук торак яки башка объект алганда файдалы була ала торган ресурсларга сылтамалар тупланган. Бу кулланучылар өчен вакытны янга калдырырга һәм кирәкле мәгълүматны бер урында табарга ярдәм итә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре