erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Габдерәхимнең энесе: "Хәле авырыйганын сизгәч, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән" 

"Габдерәхим белән хушлашу урынын һәм вакытын сорап бик күп кеше язды, шалтыратты. Соңгы ике көндә телефоннарыбыз тынып тормады",- дип яза "Акчарлак" газетасы редакциясе. 

 

"Рөстәм Мөнәвәр улы Юнысов бүген Самосырово мөселман зиратында күмелде. Бу хакта безгә аның энесе Рамил хәзрәт Юныс хәбәр итте: "Икәү генә сөйләшкәндә Габдерәхим миңа әйткән иде: үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам hәм җеназа укучы берничә якын кешеләрем генә булсын", дип васыятен калдырды. Үзе теләгенчә эшләдем. Бүген җирләдек. "Кешеләр күңелендә тере килеш каласым килә", диде.
Урыны җәннәттә булсын. Мин фотога да төшереп алдым , хәле авырыйганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән. Тирә ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Догалары кабул булсын!", - диелә "Акчарлак" газетасының социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсе. 

 

Реклама

Танылган журналист Габдерәхимнең вафат булуы хакында кичә, 17 апрельдә билгеле булды. Аңа 56 яшь иде.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gabderkhimne-abyysy-khle-avyryyganyn-sizgch-kyyblaga-karap-namazlyk-stend-an-birgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре