erid:2VtzquqpS7d
Габдерәхимнең васыяте үтәлгән
Яңалыклар

Габдерәхимнең васыяте үтәлгән

Габдерәхим бүген үз васыятенә туры китереп Самосырово мөселман зиратына җирләнгән

Рөстәм Мөнәвәр улы Юнысов (Габдерәхим) бүген Самосырово мөселман зиратына җирләнгән.

«Икәү генә сөйләшкәндә Гебдерәхим миңа: „Үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам һәм җеназа укучы берничә якын кешеләрем генә булсын“, дип васыятен калдырды. Үзе теләгәнчә эшләдем», — дигән «Акчарлак» газетасы редакциясенә энесе Рамил хәзрәт Юныс.

«Хәле авырайганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән. Тирә-ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Догалары кабул булсын», дип сөйләгән ул.

«Урыны җәннәттә булсын», дигән сүзне бик яртамый иде ул. «Кабере нур белән тулсын», дип әйтергә куша иде», дип яза «Акчарлак» редакциясе үз аккаунтында.

Татар-информ


Арча хәбәрләре

Нет комментариев