Газ белән сак булыгыз!
Мәгълүмат чараларында даими җиткерелгән бәхетсезлек очрак- ларын күздә тотып, көнкүрештә газдан файдалану кагыйдәләрен тагын бер искә төшерү максатыннан, Арча районы газ хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Шакиров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Газ мичләрен кабызу алдыннан нинди таләпләрне үтәргә кирәк? Вентиляция юлларын каплап куюның нинди куркынычы бар? Әлеге һәм башка сорауларга җаваплар алдык.
– Без барыбыз да көнкүрештә газдан саксыз файдалану нәтиҗәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында яхшы беләбез. Шуның аркасында йортлар җимерелә, кешеләрнең гомере өзелә, кыш уртасында гаиләләр йорт-җирсез кала. Әлеге бәхетсезлеккә китергән сәбәпләр нинди генә булмасын, бер нәрсәне төгәл әйтергә мөмкин: “Газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк”. Бу гыйбарә әлеге ягулыкка, вак-төяк итеп санамыйча, һәрвакыт җитди карарга кирәклегенә ишарә. Газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча файдалану зарури таләп булып кала.
– Кайбер кешеләр газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен куллана? Алай эшләргә ярыймы?
– Газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачык булу мәҗбүри.
– Газ мичләрен кабызыр алдыннан нишләргә кирәк?
– Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерәбез, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чис-та, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Чөнки җәй айларында кошлар оя ясарга, чүпләр һәм башка әйберләр суыру көчен киметергә яки томаларга мөмкин. Төтен һәм вентиляция юлларындагы суыру көчен даими тикшереп торырга кирәк. Аларның түбәдән тышкы өлеше җитәрлек биеклектә булмаганда, җил үзгәргән очракларда суыру көче кими яисә бөтенләй кире якка эшләргә мөмкин.
– Вентиляция юлларын тәртиптә тотуның нинди таләпләре бар?
– Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Кайбер йорт хуҗалары җылылыкны саклау исәбе белән вентиляция каналларын каплап яисә томалап куя. Бу инде үз кулың белән тормышыңны бәхетсезлеккә дучар итү. Чөнки газ яки сөрем газы чыккан очракта, төзек булган вентиляция каналы аша җилләп барачак.
– Газ җиһазларын үзеңә алыштырырга мөмкинме?
– Фатирның бүленешен үз белдегең белән яңача үзгәртеп кору, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматика белән файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Бу таләпне үтәмәү шулай ук хәвеф-хәтәр белән бәйле.
– Ел да техник хезмәт үткәрү мәҗбүриме?
– Көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелүенең төп максаты – приборларның, ягу мичләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү ул. Аны уздыру – мәҗбүри.
– Өйдә газ исе сизсәң нишләргә?
– Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кичекмәстән кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып “Сабагаз“ идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала. Кулланучыларга өстәмә тәкъдим: газ хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрәҗәгать итеп үз хуҗалыкларында табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны урнаштыруны планлаштырсак бик урынлы булыр иде. Гомумән, табигый газдан файдалануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәрбер йортта, шулай ук сезнең күршеләрегез өчен дә иминлек гаранты булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев