“Геройлар янәшә” әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Татарстанлылар “Геройлар янәшә” – “Герои рядом” II ачык әдәби-патриотик бәйгесендә катнаша ала.
Татарстанлылар “Геройлар янәшә” – “Герои рядом” II ачык әдәби-патриотик бәйгесендә катнаша ала. Оештыручылар – «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте һәм Татар китап нәшрияты.
Бәйге республикада туган батырларның каһарманлыгын мәңгеләштерү һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау максатыннан үткәрелә. Катнашу өчен 2022 елдан башлап язылган һәм моңа кадәр башка бәйгеләрдә катнашмаган әсәрләр кабул ителә. Текстлар махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә татарстанлылар күрсәткән фидакарьлекне, батырлыкны чагылдырырга тиеш.
Эшләр рус һәм татар телләрендә дүрт төп номинация буенча кабул ителә: повесть, хикәя, поэма яки шигырьләр циклы, очерк.
Шулай ук быел бәйгегә яңа “Роман” номинациясе кертелде. Бу номинациягә әсәрләр 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Калган номинацияләр буенча гаризалар тапшыру вакыты 2026 елның 1 августында тәмамлана.
Бәйгенең гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә. Җиңүчеләр 2026 елның 9 декабрендә узачак тантаналы чарада игълан ителәчәк. “Повесть», «Хикәя”, “Поэма яки шигырьләр циклы” һәм “Очерк” номинацияләрендә лауреатларның китаплары 2026 елда ук социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегендә нәшер ителәчәк, ә “Роман” номинациясендә җиңүчеләрнең әсәрләре 2027 елда дөнья күрәчәк.
Гаризалар konkurs@tatkniga.ru электрон почтасына “Геройлар янәшә” ачык әдәби бәйгесенә” тамгасы белән кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 519-45-39 телефоны буенча алырга мөмкин.
Бәйге турындагы нигезләмә һәм катнашучы анкетасы формасы белән https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2481293.htm сылтамасы аша танышырга була
Оештыручылар республиканың барлык районнарында яшәүче авторларны бәйгедә катнашырга һәм замандашларыбыз батырлыгының әдәби елъязмасын булдыруга үз өлешен кертергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев