erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Кенәр мәктәбендәге мәхәббәт тарихы: Марат Яруллинның «Миңа нишләргә» җырын кем язган? (Интертат, Рәмис Латыйпов, Алинә Айдарова)

Марат Яруллинның «Миңа нишләргә?» җыры соңгы араларда зур популярлык казанды. Аның инде клибы да чыкты. Җыр Миләүшә Әфләтунова һәм Рим Шәрифуллин сүзләренә Рим Шәрифуллин көе дип тәкъдим ителә. Арча районы Яңа Кенәр авылындагы Надил Шакирҗанов Марат Яруллинны җыр авторларын дөрес атамауда гаепли. «Җырны мин һәм Нуретдин яздык», – ди ул.

«Ул – мин язган җыр!»

Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Надил Шакирҗанов мәктәп елларыннан бирле музыка белән шөгыльләнә – җырлый да, җырлар да яза. Надил Наил улын гаделлек өчен көрәшә торган иҗтимагый активист буларак та беләләр. Ул балалар Сабантуе, спорт ярышлары уздыра, авылдагы җитешсезлекләрне бетерү өчен янып йөри. Авылда яшәүче кеше буларак, билгеле, танылу даирәсе мәшһүр җырчыларныкы белән чагыштырырлык түгел, әмма Надил Шакирҗановның җырларын, клипларын Интернетта тыңлаучылар-караучылар шактый.

Надил Шакирҗановны авылдашлары «Чекист» дип йөртә. Ни өчен дигәндә, әтисе милициядә эшләгән. Моңа ул үзе һич кенә дә үпкәләми: «Надил дисәләр, мин карамыйм да», – дип көлә. «Әтидән калган, әтинең истәлеге, нигә мин аңа үпкәлим?» – ди. 

Әмма хәзерге вакытта Надил Наил улының йөрәген бер гаделсезлек телгәли икән. 10 июньдә Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында 20 гасырда мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы узды. Ул шунда Марат Яруллинны шәп кенә «пешекләп атты»: 

– Марат Яруллин дигән бер чукынчык малай, ике ел элек, «үзем яздым» дип, бер җырны җырлап йөри башлады. Ул – мин язган җыр! «Беренче мәхәббәт» дигән җыр иде ул, «Миңа нишләргә» дип җырлый. Каян тапкандыр, белмим. Алдагы куплетларын үзгәрткән – аларын үзе язгандыр, – дип, Надил абый җырлап та күрсәтте.

Мин мәктәптә сөйдем бер кызны,

Аңа унбиш яшь, миңа – унҗиде.

Залга чыга иде елмаеп-көлеп,

Хәзер нигәдер онытты мине.

Миңа нишләргә, әйтегез, дуслар?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егетләр хәлен аңлыймы кызлар.

Хисләрем хәзер сүрелде минем,

Килерме миңа яңадан язлар.

Минем җыр бу! 26 февраль көнне Арча кунакханәсендә яздым шушы җырны. Мин язган шушы җырдан башка Кенәрдә бер генә танцы да узмый иде. Башка авылларга да таралды бу аннары. Бу малай әле тумаган да ул заманда. Планда да булмаган. Менә монда теләсә кемнән сора шул чорда яшәгән – шул вакытта ишетелгән җыр диячәкләр… – дип сөйләде ул. (Надил Шакирҗанов 1964 елгы).

Җырның ул чактагы бернинди видео-аудиосы да сакланмаган, билгеле. Кызыксынып, очрашуга килгән кешеләрдән сораштырдым. Авылда бу җырны чыннан да беләләр икән. 1983 елгы чыгарылышта бу җырны җырлаганны үз колакларым белән ишеттем, дип сөйләделәр. «Без бик матур итеп җырлап йөри идек ул җырны», – дип сөйләде очрашуга килгән, Надил Шакирҗановның чордашы булган Ризәлә Сәмигуллина. 

«Номерын эзләп карадым Марат Яруллинның – таба алмадым. Клибын төшерәм әле, шул малайга үч итеп!» – ди Надил Шакирҗанов.

«Тапсагыз нишлисез, якасыннан тотасызмы Яруллинның?» – дип сораган идем, «Тотып булса!» – дип җавап кайтарды ул...

Тулы язманы ИНТЕРТАТТАН укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев