erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа туган балаларга сертификатлар бирелергә мөмкин

Керемнәре ике яшәү минимумыннан ким булган гаиләләрдә туган балага якынча 30 мең сумлык сертификат кертү тәкъдим ителде.

Бу турыда Россия депутатлары закон проекты әзерли. 

Бала тугач та, бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 2023 елда 22 909 сумны тәшкил итә. Ләкин инициатива авторлары фикеренчә, бу акча яңа туган сабыйга кирәк-яраклар алырга җитми. Сүз бала арбасы, карават, ванна, памперс, кием һәм башкалар турында бара. Күп кенә гаиләләр, бигрәк тә студентлар өчен боларның барысын да сатып алу матди яктан кыенлыклар тудырырга мөмкин, ди депутатлар.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Сертификат күләме ике төбәкнең яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш. Әйтик, быелдан яшәү минимумы 14375 сум дип билгеләнгән. Шулай булгач, сертификат күләме 30 мең сум булачак.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaa-tugan-balalarga-sertifikatlar-birelerg-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев