erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Нигъмәтҗанов: «Ял көннәрендә хатыным да булышырга тырыша...»

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүче Илдар Нигъмәтҗанов өйдә заказга камыр ризыклары пешереп сата икән дигәч, бермәл ышанмыйчарак тордым. Хатыны пешергәнне сатадыр дип уйладым. Юк икән! Үзе пешерә! (»Шәһри Казан », Дилбәр Гарифуллина) .

 

Дипломлы пешекче-кондитер булып чыкты ул. Илдар тортын да, пирог-бәлешен дә, пәхләвә, бавырсак, кош телләрен дә пешерә. 
– Җиде яшьтән әтисез калгач, хуҗалыктагы бөтен эшкә дә бик тиз өйрәнергә туры килде, – ди ул. – Тугыз яшьләремдә ашарга да пешерә башладым. Газета-журналларда чыгып барган гадирәк рецептларны сайлап алып, пешереп карый идем. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Булачак һөнәрен дә сайлап азапланып тормаган, пешекче-кондитерлыкка укыган. Башта Казанда төпләнеп караган, әмма шәһәр ыгы-зыгысыннан арып, авылга кайтырга булган. Күп еллар район үзәгендә, аннары Бәрәскә авылындагы кафеларда өлкән пешекче булып эшләгән. Әмма ике ел элек, 35 яшендә, ике тапкыр авыр операция кичерергә туры килгән. Шуннан соң табиблар утырып кына тора торган эшкә күчәргә киңәш иткән.
– Мин тик утыра торган кеше түгел. Хәлем бераз яхшыргач, ярымфабрикатлар ясарга тотындым. Ашларга, мәҗлесләргә каз пешерергә, кабымлыклар, камыр ризыклары ясап бирергә сорый башладылар. Ял көннәрендә хатыным да булышырга тырыша, әмма ялллары бик сирәк була. Хатыным Айсылуга да, әнием белән әбиемә дә, хатынымның әнисенә дә рәхмәт, эш башлаганда миңа таяныч булдылар. Эшемне бик яратып башкарам. Аллаһка шөкер, заказлар да бар. Күрше-тирә авыллардан гына түгел, районнар да килеп ала. Хатыным белән яңа йорт салып чыктык. Ике ул үстерәбез. Гаиләне алып барырга, балаларны үстерергә кирәк. Тормышка ничек тә җайлашырга туры килә, – ди ул.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ildar-nigmtanov-yal-knnrend-khatynym-da-bulyshyrga-tyrysha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре