erid:2VtzquqpS7d
Ильмира Нәгыймова: "Күңел яңалык теләде"
Яңалыклар

Ильмира Нәгыймова: "Күңел яңалык теләде"

Җырчы Ильмира Нәгыймова бу арада иҗатка чумды. Тамашачылары өчен ике сюрприз әзерли ("Шәһри Казан").

 

“Җиң сызганып эшлибез, барысына да үз көчебез белән тырышабыз. Ике клип төшердем. “Элеккечә яратам” җырының клибын Татарстанда, Чаллы янында, ә “Бары тик син кирәк” җырының клибын Мәскәүдә төшердек. Клипны нәкъ менә үзебездән читтәрәк төшерәсе килде, күңел яңалык теләде. Алайса бөтен клибым да Татарстанда төшерелде. Мәскәү бик ошады, шулкадәр матур шәһәр дип уйламаган идем”, - дип сөйләде безгә Ильмира Нәгыймова.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilmira-ngyymova-kel-yaalyk-telde

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев