Кәчедә көрәштеләр
Кәче мәктәбе спорт залында 2009-2011, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында “Яңарыш“ агрофирмасы җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына көрәш ярышлары узды.
Арча районы мәктәпләреннән барысы 130 бала ярышта катнашты. Көрәш көне буе барды.
Башта тантаналы өлеш булды. Элеккеге район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев Кәче мәктәбендә балаларны көрәш серләренә өйрәтүче тренер Рәис Галиевка һәм шушы мәктәпне тәмамлаган көрәшче, 2 тапкыр Татарстан, Россия чемпионы булган Дияз Вәлиәхмәтовка үзенең бүләкләрен тапшырды.
“Арча“ спорт комплексы җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин Кәче мәктәбендә укучы көрәшче егетләр Дияз, Нияз, Рәмзил Вәлиәхмәтовларның, Азат һәм Азамат Азамовлар, Рамил һәм Ранил Әхмәдуллиннар, Айдар һәм Айдан Хәйруллиннарның әти-әнисенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар Арча районы җыелма командасына кергән егетләр. Һәрчак район ярышларында җиңү яулыйлар. “Арча“ спорт мәктәбенең Рәхмәт хаты Кәче мәктәбе директоры Гүзәл Әхмәтовага да тапшырылды.
Котлаулар белән күтәренке рухта башланып киткән ярышлар матур барды. Командалар арасында Лесхоз мәктәбе көрәшчеләре (тренеры Илүс Әскәров) беренче урынны алды. 2нче – Иске Чүриле мәктәбе (тренеры Рәис Галиев), 3нче – Арчаның 6нчы мәктәбе егетләре (тренеры Фәнис Һидиятуллин). Афәрин, егетләр! Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев