Казан шәһәрендә югары дәрәҗәдәге чит ил кунакларын каршы алу тәртибе Россиянең рәсми протокол практикасына үрнәк итеп тәкъдим ителә. Бу тәҗрибә Татарстанның кунакчыллык традицияләрен һәм зур халыкара чаралар үткәрү мөмкинлекләрен күрсәтә.
Казанда 17–19 июнь көннәрендә Россия белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) арасындагы диалог партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты узды. Чарага АСЕАН илләреннән делегацияләр һәм югары дәрәҗәдәге кунаклар килде.
Саммит нәтиҗәләренә багышланган брифингта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев Казанда формалашкан кунаклар каршы алу тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Россия Тышкы эшләр министрлыгы әлеге тәҗрибәне ил төбәкләренә үрнәк буларак тәкъдим итә.
«Казанда туган бу традиция бүген Россиянең протокол практикасына “Казан стандарты” буларак керә», – дип билгеләп үтте Игорь Савельев.
Югары дәрәҗәдәге кунакларны каршы алу өчен кирәкле инфраструктура узган ел Казанда үткәрелгән БРИКС дәүләт башлыклары саммитына әзерләнгән. Аэропортта махсус җиһаз ярдәмендә җәелә торган юл түшәмәсе кулланылган. Ул Казан инженерлары тарафыннан эшләнгән һәм төрле халыкара чараларда файдаланыла.
Кунакларны каршы алуда Татарстанның милли традицияләренә дә урын бирелгән. Делегация вәкилләрен кызлар икмәк-тоз һәм чәкчәк белән сәламләгән. Почет каравылында Казан танк училищесы курсантлары катнашкан. Алар махсус әзерлек узган һәм рәсми тантананың барлык таләпләрен төгәл үтәгән.
Саммит вакытында төшерелгән рәсми каршы алу кадрлары күп илләрдә киң таралыш алган. Бу Татарстанның халыкара дәрәҗәдәге чараларны оештыру тәҗрибәсен һәм милли кунакчыллык традицияләрен тагын бер кат күрсәтте.
Белешмә өчен: АСЕАН 1967 елда оештырылган. Бүген ассоциация составына Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд, Филиппин һәм Көнчыгыш Тимор керә. Россия белән АСЕАН арасындагы хезмәттәшлек төрле юнәлешләрдә дәвам итә.
Чыганак: Татао-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев