erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Киек каз юллары” кемнеке? Филүснекеме, Артурныкымы?

Филүс Каһиров белән Артур Хәсәнов “Киек каз юллары” җырын башкарганнан бирле, халык тынычлана алмый. Янәсе, җырны халыкка Филүс түгел, ә Артур танытты. Имеш, Артур Филүскә караганда матуррак җырлый (»Шәһри Казан� », Эльвира Шакирова) .

Филүс Каһиров белән Артур Хәсәнов “Киек каз юллары” җырын башкарганнан бирле, халык тынычлана алмый. Янәсе, җырны халыкка Филүс түгел, ә Артур танытты. Имеш, Артур Филүскә караганда матуррак җырлый. 

Билгеле булганча, “Киек каз юллары” җырының көен Гүзәлия, ә сүзләрен Гөлфия Шакирова иҗат иткән. Бу җыр 5 еллап элек язылган. Гүзәлия үзе сөйләвенчә, ул әлеге җырны тормышының бик авыр вакытында язган.

“Идәнгә утырып, үксеп-үксеп еладым. Хәтта күршеләр борчылып кереп җитте. Кулымда җыр тексты язылган йомарланган кәгазь кисәге иде. Елаудан карлыккан тавышым белән җырны диктофонга көйләдем дә, елавымны дәвам иттем. 

Бу җырда – минем күңел ярасы, анда бөтен тормышым. Эмоцияләрем, борчуларым, күз яшьләрем. Кайбер “акыллы” кешеләрнең мораль укуы бер дә ошамый. Сез минем тормышны яшәп караганмы, аяк-киемем белән минем сукмакны таптаганмы? Юк! Минем әле тагын әйтер сүзләрем бар. Ләкин калганы Аллаһы Тәгалә кулында, ул барысын да күрә һәм белә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чын җырлар газаплы чакларда туа. Бу сүзләр һәм ноталар җыелмасы гына түгел, бу – тулы бер тормыш. Иң мөһиме – аларда минем энергия. Шуңа күрә мин күңелемнең кисәген кемгә ышанып тапшырырга икәнен үзем беләм”, - дип язган Гүзәлия.

Чынлап та, әгәр Филүс, җыр авторлары Гүзәлия, Гөлфия һәм аранжировка хуҗасы Марат Мухин булмаса, Артур популяр булыр идеме икән? Артур “Киек каз юллары”н җырлар иде дә, берничә айдан халык аны онытыр иде. Ә Филүс Артур Хәсәновны халыкка чыгарды, үзенең концертларына чакырды. Моның кадәр пиар ясау өчен ай-һай күпме акча түгәргә кирәк булыр иде. Моны артист булган кеше бик яхшы белә! Ә Артурга барысы да бушка эләкте. Мондый популярлык белән Артур Хәсәнов рәхәтләнеп тулы заллар җыя ала хәзер. Һәм боларның барысы өчен дә Филүскә рәхмәт әйтергә кирәктер. Шуңа күрә тынычланыгыз, җәмәгать! Артурга хезмәтендә уңышлар телик, ә Филүскә мәрхәмәтле, олы йөрәкле булганы өчен рәхмәт әйтик!

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/kiek-kaz-yullary-kemneke-filsnekeme-arturnykymy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре