Киләсе уку елында югары уку йортларында бюджет урыннары саны билгеле
Урыннарның күбесе бакалавриат программалары буенча булачак.
2020/21 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәет хәбәр итте.
Иң күбесе бакалавриат программалары буенча - 302 776 урын. Специалитетка 76 мең урын каралган.
2020 елга Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле юнәлешләрендә - сәламәтлек саклау, педагогика, IT, ракета-космос өлкәсе, филология, мәдәният һәм сәнгать, диелә бу хәбәрдә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев