erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Кышкы каникуллар” профилактик чарасы башланды

2024 елның 23 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы “Кышкы каникуллар” чарасы уза.

2024 елның 11 аенда республика юлларында 401 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 430ы яраланган.

2 декабрьдә Казанда 23 яшьлек “Haval“ автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм юл аша светофорның тыю сигналына йөгергән 7 яшьлек малайны бәрдергән, бала олылардан башка булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Кышкы каникуллар башлану сәбәпле, балалар күпләп йөри торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак.

Дәүләт автоинспекциясе, “БДД” ДБУ хезмәткәрләре игътибарыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның “Әти-әниләр патруле” һәм “Әтиләр патруле” инициатив төркемнәре, шулай ук “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат алга таба профилактик эшләү өчен җәяүлеләрнең уку урыннарына тапшырылачак.

Көн кыскару, шулай ук һава торышының уңайсыз булуы нәтиҗәсендә килеп чыккан юл вәзгыятьләренә бәйле рәвештә, Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга, яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев