erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәчеттә янгын чыккан

Мәчет имамы Газинур Хаҗиев сүзләренчә, янгын электр җылыткычы аркасында килеп чыккан

Кичә көндез Мамадыш районының Ямаш авылында мәчеттә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ «га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүрәндән салынган мәчет бинасында янгынның мәйданы 70 квадрат метр тәшкил итә. Бер сәгать эчендә утны сүндерәләр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Мәчет имамы Газинур Хаҗиев сүзләренчә, янгын электр җылыткычы аркасында килеп чыккан, ул аны иртәгә буласы гает бәйрәменә мәчеттә җылы булсын дип, кабызган булган. Бу хакта ул журналистларга сөйләгән.

https://tatar-inform.tatar/news/mamadys-raionynyn-yamas-avylynda-macetta-yangyn-cykkan-5869984?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев