erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Миңнеханов: Югары уку йортлары Россиянең технологик суверенитеты нигезе булырга тиеш

Россиянең технологик суверенитеты мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара

Россиянең фәнни һәм инженерлык югары мәктәпләре яңа технологияләр белән тәэмин итәргә тиеш. Әмма аларның барлык проектларына коммерциализацияләү һәм икътисадның ихтыяҗына ориентацияләү җитми. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең «Татарстан Республикасында университет технологик эшмәкәрлеген үстерү» темасына багышланган утырышында шундый фикер әйтте.

«Бүген Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычы ил үсеше өчен кабат мөһим булып тора. Аны хәл итү өчен көчле фәнни һәм инженерлык мәктәпләре бар. Әмма эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерциализацияләштерү буенча компетенцияләр җитми. Шуңа күрә илнең социаль-икътисади үсешенең барлык стратегик инициативалары арасында университет технологик эшмәкәрлеге мәйданы бөтен ил һәм төбәкләр өчен аерым кызыксыну уята», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Әлеге инструменттан нәтиҗәле файдалану икътисадның реаль секторына яңа технологияләрне эшләргә һәм гамәлгә кертергә генә түгел, ә укучыларга һәм фәнни-педагогика хезмәткәрләренә эшмәкәрлек күнекмәләрен өйрәтү мөмкинлеге бирәчәк, дип өстәде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Утырышта Татарстанда студентлар стартапларын булдыру буенча агымдагы нәтиҗәләр турында фикер алыштылар һәм системаны үстерү буенча тәкъдимнәр белдерделәр. Шулай итеп, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, республикадан 129 проект «Студентлар стартабы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына керде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-yugary-uku-iortlary-rossiyanen-texnologik-suverenitety-nigeze-bulyrga-ties-5867031

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев