Мобилизациядән качып, чит илгә китүчеләр күбрәк салым түләячәк
Аларга салым 30% кадәр җиткерелә.
Мобилизациягә эләгүдән куркып, Россиядән чит илгә чыгып китүчеләр күбрәк салым түлиячәк. Алар өчен салым күләме 30%ка җиткерелә, дип белдергән Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Евгений Федоров.
Депутат әйтүенчә, кеше Россиядән китеп, илдә озак булмыйча торганнан соң Россиянең салым түләүчесе булудан туктый. Безнең илдә бу срок – ярты ел.
“Әгәр кеше Россиядән китсә дә, барыбер шунда акча эшли икән, башкалар кебек үк салым түли. Ләкин хәзер бу салым 13%кына түгел, ә 30% булачак. Юридик яктан караганда компания чит ил кешесен эшкә алган булып чыга”, – дип аңлаткан Федоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев