erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Ноябрьдә татарстанлыларны елның иң кыска эш атнасы көтә

Ноябрь аенда Татарстан халкы өчен быелгы елның иң кыска эш атнасы булачак. Ул нибары өч эш көненнән торачак, шуларның икесе кыскартылган эш көне була.

2–8 ноябрьдә биш көнлек эш атнасында эшләүчеләр 2, 3 һәм 5 ноябрьдә хезмәт куячак. 3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, ә 5 ноябрь Татарстан Конституциясе көне алдыннан булганлыктан, ике эш көне дә бер сәгатькә кыскартылачак.

 

2026 елда биш көнлек эш атнасында эшләүче Татарстан халкын барлыгы 244 эш көне һәм 121 ял көне көтә.


Нет комментариев