“Россия Президенты Владимир Путин 9 майда Россия халкына мөрәҗәгать белән чыгачак”, – дип дип хәбәр итә “РИА-новости” басмасы Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән.
“9 майда Президент Мәңгелек утка чәчәкләр салыр, дип көтелә. Шул вакытта ул россиялеләргә мөрәҗәгать итәчәк”, – диелә “Москва, Кремль. Путин” программасында.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев