Прокуратура Казанда биеклектә эшләгән ир-атның егылып төшүе буенча тикшерү алып бара
Социаль челтәрләрдә Казанда биеклектән эшче егылып төшкән дигән хәбәр таралды. Шаһитлар хәбәр итүенчә, ир-ат саклык чараларын кулланмыйча эшләгән.
«Бу хәл Константиновка бистәсендә Үзәк урамда булган. Казан прокуратурасы бу хәбәрне тикшерә», - дип хәбәр итте «Татар-информ»ның үз чыганагы.
Казан предприятиесенең 29 яшьлек хезмәткәре имгәнгән. Ул кәрәзле элемтә вышкасында монтажлау эшләрен башкарган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, имгәнгән ир-атны шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев