erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Российская газета»да Шәймиев белән әңгәмә чыкты: Оныгым мине «Гранд бабай» дип йөртә

«Российская газета» хәбәрчесе Владимир Снегирев Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән интервью алган. Әлеге әңгәмә «Российская газета» сайтында басылып чыкты.

«Оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз Сезгә кем дип дәшә?» – дип сорый журналист. «Оныкчыгым мине «Гранд бабай» дип йөртә», – ди Шәймиев. 

«Татарстан күп күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсе санала. Әлбәттә, моны республиканың традицион көчле икътисади потенциалы белән бәйлиләр: нефть һәм нефть эшкәртү, машиналар төзү, агрокомплекс. Әмма республиканың соңгы берничә дистә ел тарихы белән таныш булучылар, һичшиксез, «субъектив фактор»ны искә тотачак: Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне атаячак. Аның исеме белән барлык өлкәләрдә - сәяси, хуҗалык, иҗтимагый, рухи өлкәләрдә күп казанышлар бәйле», диелгән әңгәмә башында.

Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчеген, Болгарны ничек торгызулары, шул ук вакытта Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетен төзүләре һәм Благовещенск соборын реставрацияләүләре турында сөйләгән. «Бүген Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре кече туризмның иң популяр объектларының берсенә әверелде. Аларны күрү өчен елына бер миллион тугыз йөз меңгә якын кеше килә. Чын хаҗ!», – ди Шәймиев.

Алга таба полилингваль мәктәп төзү турында да сөйләшәләр. «Җиде полилингваль мәктәп төзү максаты куела. Алтысы инде тапшырылды. Бу заманча белем бирү комплекслары. Без аларны «Белем һәм татулыкка Адымнар» дип атадык. Балалар анда рус, татар һәм инглиз телләрендә укый. Алар белем аша бердәмлектә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә өйрәнә», – ди Дәүләт Киңәшчесе. 

«Татарстан Президенты булган дәвердә хаталар ясадыгызмы? Нәрсә турында булса да үкенмисезме?» – дип сорау бирә хәбәрче әңгәмәдәшенә.

«Авыр сорау. (Уйлана.) Бәлки, алдынгы технологияләр белән активрак шөгыльләнергә кирәк булгандыр. Яңалык белән. Юк, бернәрсә турында да үкенмим», – дип җавап кайтара Шәймиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әгәр президент буларак түгел, ә гади кеше буларак карасак, берәр нәрсә турында үкенәсезме?» – дип сорый журналист.

«Мин гармунда уйнарга өйрәнә алмадым. Бик өйрәнәсем килде. Барып чыкмады. Сугыштан соң әти абыем белән миңа гармун сатып алды. Без уйнарга өйрәнергә тырыштык, ләкин өйрәнә алмадык. Олы апамның ире затлы гармунчы иде, ул да безне өйрәтергә тырышты», – ди Шәймиев.

«Дәүләт карарлары кабул итү ул кеше язмышлары белән бәйле. Шулай ук бюджет акчаларын дөрес бүлә, экология проблемалары бар. Төбәк башлыгының тормышы даими стресс дип әйтергә була. Сезгә нәрсә ярдәм итте?» – дип Снегирев алдагы соравын бирә.

«Какшаган нерв системасы белән хакимияткә йөрмиләр – бу минем сүзләр. Мин яшьтән үк нык булдым. Һәрвакыт җитәкче вазифаларда эшләдем. Һәр яңа вазифа белән җаваплылык арта барды, әмма тәҗрибә дә тупланды бит. Шулай ук һәрвакыт якында ышанычлы кешеләр, профессионаллар командасы булуы да ярдәм итте», – диде Минтимер Шәймиев.

Хәбәрче шулай ук Дәүләт Киңәшчесенең елаганы бармы дип тә сорады. Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханымны соңгы юлга озатканда елаганын әйтте. «Без аның белән 57 ел бергә яшәдек. Ул булганга мин гаилә турында кайгырмадым, эш минем өчен беренче урында булды», – ди Минтимер Шәймиев.

https://tatar-inform.tatar/news/rossiiskaya-gazetada-mintimer-saimiev-belan-angama-cykty-5870007

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев