erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Без иҗтимагый киңлекләр белән идарә итүгә яңа алым кертергә тиеш

Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә иҗтимагый киңлекләр белән эшләү буенча укулар башланды.

Анда Татарстан районнары һәм шәһәр округлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаша. Аларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Укучыларга алдынгы экспертлар ярдәм итәчәк, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән дә, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Ул шулай ук РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясен җитәкләвен искәртте, шуңа күрә тармакның иң актуаль һәм борчыган мәсьәләләрен алга таба федераль дәрәҗәгә чыгарырга мөмкин булачагын әйтте.

Татарстанда илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарыла. Шул исәптән, 2015 елда башланган иҗтимагый киңлекләрне булдыру программасы, дип искәртте Миңнеханов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда 8 ел эчендә 367 иҗтимагый киңлек һәм 3379 күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелде. Шул ук вакытта Татарстан объектлары ел саен күп кенә халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында җиңә, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Татарстан Рәисе иҗтимагый киңлекләр килүчеләр өчен уңайлы гына түгел, ә буш вакытны уздыру һәм бизнес алып барырга кызыклы булсын өчен, барлык булган ресурсларны эшкә җигәргә чакырды. Бу зур шәһәрләр өчен дә, кече шәһәрләр өчен дә мөһим, диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-bez-itimagyi-kinleklar-belan-idara-ituga-yana-alym-kerterga-ties-5871063

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X