erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов энергетиклар мемориалына чәчәкләр салды
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов энергетиклар мемориалына чәчәкләр салды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университеты бинасы янында энергетиклар мемориалына чәчәк куйды.

«Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Цифрлы үсеш ассоциациясе утырышын уздырабыз. Чаралар башланганчы Бөек Ватан сугышы елларында фронтта хезмәт куйган энергетикларны искә алдык, алар шулай ук тылда энергетика тотрыклылыгын тәэмин иткән», - дип язган ул.

Уку учреждениесендә һәйкәл ачу яхшы карар, диде Рөстәм Миңнеханов

«Студентлар Геройларны белергә һәм алардан үрнәк алырга тиеш. Ватан батырлары белән горурланабыз!» - дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-kazan-energetika-universitety-binasynda-energetiklar-memorialyna-cacak-kuidy-5867027

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев