Рус теленнән БДИ: нәтиҗәләр былтыргыдан начаррак...
Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды
Мәҗбүри имтиханнарның берсе булган рус телен агымдагы елда 15 110 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2024 елда - 14 283). Уртача балл 65,05не (2024 елда-67,31) тәшкил итә. 24 балл дип билгеләнгән минималь бусаганы 32 укучы үтмәгән. 31 укучы 100 балл алган (2024 елда - 66).
Татарстан мәктәпләре арасында рус теленнән йөз балл җыючылар саны буенча Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131нче лицее (3 чыгарылыш укучысы) лидер булды. Бөгелмә шәһәренең 6нчы мәктәбендә, КФУның "IT-лицей-интернатында һәм Казан шәһәренең Совет районындагы 121нче лицеенда 2шәр чыгарылыш укучысы иң югары баллны җыйган.
Агымдагы елда рус теленнән минималь бусаганы үтмәгән, әмма математикадан БДИда уңай нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән имтиханны резерв көнендә 23 июньдә кабат тапшыра алачак.
Рус теленнән (теләсә нинди бер предмет буенча) БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны өстәмә көнне 3 июльдә (4 июльдә) эшли алачак. Беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев