erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Сентябрьдән россиялеләр МАКС аша транспортта йөрү өчен түли алачак

2026 елның 1 сентябреннән бөтен Россия буенча милли мессенджер МАКС аша җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү мөмкинлеге булачак. Бу хакта Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның пассажирлар ташуны үстерү буенча комиссия әгъзасы Кира Доросева сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Доросева фикеренчә, яңалык ярдәмендә билетларны алдан сатып алырга мөмкин булачак, ә утырту тизрәк узачак. Моннан тыш, акчалата исәпләүләр саны кимиячәк.

Эксперт шулай ук, аның карашынча, яңа ысул түләнмәгән яки карта булмау белән бәхәсле ситуацияләрдән качарга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.

Тест режимында яңа опция Новосибирск өлкәсендә бар инде. Аннан файдалану өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • мессенджерда цифрлы ID рәсмиләштерергә;
  • аны дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтка бәйләргә;
  • үз регионының махсус транспорт сервисы Чат-ботында теркәлергә;
  • анда түләү ысулын сайларга һәм юл йөрү юлын көйләргә.

Аннан валидаторда QR-кодны сканировать итәргә генә кирәк булачак, һәм юл йөрү яки карта буенча түләү узачак.

ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев