Татарстан авылларында 73 яңа база станциясе төзеләчәк
Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Республика Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елда «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында 73 яңа база станциясе урнаштыру планлаштырыла.
Министр Илья Навчин сүзләренчә, проект старт алган 2021 елда илдә җитештерелгән мондый җиһазлар булмаган. Әмма 2025 елга таба база станцияләре өчен кулланылган техниканың күпчелеге Россиядә җитештерелә башлый. Нәкъ шул җиһазлар ярдәмендә авыл җирлекләрендә элемтә челтәре үстерелә. Ул чакта Дәүләт хезмәтләре порталы аша тавыш бирүдә катнашкан халык ярдәмендә 33 меңнән артык кеше 4G интернетка тоташу мөмкинлеген алган.
2026 елда да эш шул ук юнәлештә дәвам итәчәк — илдә җитештерелгән җиһазлар кулланылачак. Татарстан, гадәттәгечә, база станцияләре төзү буенча ил күләмендә алдынгылар рәтендә кала.
Программа кысаларында 100–500 кеше яшәгән ерак авыллар да сыйфатлы элемтә һәм югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу исә кешеләргә онлайн укырга, эшләргә, дәүләт һәм цифрлы хезмәтләрдән тигез дәрәҗәдә файдаланырга мөмкинлек бирә.
Торак пунктларны сайлау процессы Дәүләт хезмәтләре порталында халык тавыш бирүеннән башлана. Гаризалар тикшерелгәннән соң, база станцияләре урнаштырылачак авыллар исемлеге раслана.
Әлеге программа нигезендә 2022 елдан башлап Татарстанның кечкенә авыллары һәм бистәләрендә инде 274 LTE база станциясе төзелгән. Нәтиҗәдә, 33 меңнән артык кеше югары тизлекле 4G интернетка керү мөмкинлеге алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев