Казанда Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Бөтенроссия студентлар хезмәт отрядлары көне уңаеннан тантаналы чара узачак. Анда 27 иң яхшы отряд, штаб һәм хәрәкәт вәкилләрен сайлаячаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
„Татарстан Республикасының иң яхшы студент хезмәт отряды " конкурсына йомгак ясау гадәттәгечә төп вакыйга булачак. Конкурс 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла, быел рекордлы санда гаризалар бирелгән-бүген 276 конкурсант арасыннан иң яхшы 27 отряд, штаб һәм хәрәкәт вәкилләренең исемнәрен әйтәчәкләр", - дип сөйләде спикер.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев