Татарстанда алдагы атнада АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинга бәяләр сизелерлек кимеде, әмма АИ-98 бензины сизелерлек кыйммәтләнде һәм дизель ягулыгының бәясе яңадан арта башлады. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.
Аерым алганда, АИ-92 28 июльдән 3 августка кадәр 1,17 сумга арзанайды – литры 70,02 дән 68,85 сумга кадәр. Үз чиратында АИ-95 бәядә 1,74 сумга кимегән – литры өчен 75,17 дән 73,43 сумга кадәр.
Җәй башыннан Россия мотор ягулыгы базарындагы вәзгыять нефть эшкәртү заводларының Украина дроннары һөҗүмнәреннән зыян күрүе аркасында начарланды. Kpler компаниясе исәпләүләре буенча, РФдә нефть эшкәртү күләме июньдә тәүлегенә 4,1 млн баррельгә кадәр кимегән – соңгы елларда минималь күрсәткеч.
Тулырак моннан укыгыз
Нет комментариев