erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда авыл һәм кече шәһәрләргә эшкә килгән спорт белгечләренә 1 миллион сум түләнәчәк

Республикада 2026 елдан башлап 50 мең кешегә кадәр яшәүче торак пунктларга эшкә килгән физик культура һәм спорт хезмәткәрләренә бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә компенсация каралган.

ТР Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, авыл җирлекләрендә һәм кече шәһәрләрдә спорт тармагын үстерү максатыннан яңа ярдәм чарасы гамәлгә куела. Документ нигезендә, республика территориясендәге халкы 50 меңгә кадәр булган торак пунктларга эшкә килгән белгечләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсация түләнәчәк. Әлеге тәртип 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла. Карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Яңа механизмны тормышка ашыру һәм гаризалар белән эшләү ТР Спорт министрлыгына йөкләнгән. Министрлык ачык вазыйфалар исемлеген раслаячак, шулай ук компенсация түләү турында карар кабул итәчәк.

Бер тапкыр бирелә торган компенсация күләме – 1 миллион сум. Аны алу өчен гариза бирүче Россия Федерациясе гражданы булырга, югары яки урта һөнәри белемгә ия булырга, салымнар буенча бурычы булмаска һәм спорт оешмасында тулы эш көне шартларында хезмәт килешүе төзергә тиеш.

Гаризалар агымдагы елның 10 сентябреннән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк. Министрлык документларны 10 эш көне дәвамында карап, карар чыгара. Уңай хәл ителгән очракта, белгеч, спорт оешмасы һәм министрлык арасында өч яклы килешү төзелә. Килешү нигезендә хезмәткәр кимендә биш ел әлеге вазифада эшләргә тиеш булачак.

Яңа чара кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләрендә спорт инфраструктурасын ныгытуга, квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен киңрәк таратуга мөмкинлек бирәчәк. Республикада физик культура өлкәсендә кадрлар потенциалын арттыру – бүгенге көннең мөһим бурычларыннан берсе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев