Татарстан Республикасында гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча программалар гамәлгә ашырыла. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында балалар тәрбияләүче, күпбалалы һәм авыл җирлегендә яшәүче гаиләләргә төрле ярдәм чаралары тәкъдим ителә.
Татарстанда гаиләләргә ярдәм итү юнәлешендәге эшләр дәвам итә. Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ярдәм чаралары дистәләгән мең кешене колачлый.
Программалар беренче чиратта балалы гаиләләргә, аз керемле гражданнарга, күпбалалы һәм студент гаиләләренә юнәлдерелгән. Аларның максаты – балалар үстерү өчен уңай шартлар тудыру һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
Министрлык мәгълүматлары буенча, 2026 елда 98,4 меңнән артык ата-ана балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләү мөмкинлегеннән файдаланган. Беренче бала өчен түләүнең 20 проценты, икенче бала өчен 50 проценты, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 70 проценты кире кайтарыла.
Айлык кереме 20 мең сумнан артмаган 10,7 мең гаиләгә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә карау һәм тәрбияләү чыгымнары өчен өстәмә ярдәм күрсәтелгән.
«Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү республиканың социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала», – дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Авыл җирендә яшәүче 666 әни бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү алган. 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туганда 100 мең сум, ә 29 яшькә кадәрге аналарга өченче һәм аннан соңгы бала туганда 200 мең сум түләнә.
Өч яшькә кадәрге 1,9 мең бала өчен дарулар сатып алуга ел саен 10 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, 732 сабый балалар кирәк-яраклары тупланмасы белән тәэмин ителгән.
Бүген Татарстанда 59 меңнән артык күпбалалы гаилә яши. Алар өчен торак-коммуналь хезмәтләр түләүгә ташламалар, юл йөрү чыгымнарын каплау һәм дарулар белән тәэмин итү кебек ярдәм чаралары гамәлдә.
Социаль ярдәм программалары турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында һәм социаль яклау бүлекләрендә алырга мөмкин.
Чыганак:Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев