erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда йөкле студент кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләргә телиләр

Татарстанда йөкле студент кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләргә телиләр

Татарстанда көндезге уку формасында укучы йөкле студент кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләргә телиләр.

“2025 елның 1 гыйнварыннан башлап йөклелек нигезендә исәпкә баскан һәм көндезге формада белем алучы хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә”, – диелә ТР Министрлар Кабинеты карары проектында. Документ коррупциягә каршы экспертиза сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Әмма карар проектында түләү алырга хокуклы хатын-кызларның яшенең түбән чиге күрсәтелмәгән, шулай ук түләү алу өчен студент кызлар нинди уку йортларында (һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортлары) исәпләнергә тиешлеге язылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев