erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кайбер табибларның хезмәт хакы артачак

Татарстанның соматопсихиатрия бүлекләре белгечләре зарарлы яки куркыныч шартларда эшләгәннәре өчен махсус өстәмәләр билгеләнгән бүлекләр исемлегенә кертелгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.

Әлеге бүлек белгечләре «катгый күзәтүле психиатрия (психоневрология), психиатрия хастаханәләрендә, наркология медицина оешмаларында һәм аларның структур бүлекчәләрендә; психик авыруларны һәм хроник алкоголизм һәм наркомания белән интегүче кешеләрне дәвалау өчен башка медицина оешмаларының бүлекчәләрендә, палаталарында, кабинетларында эшләү» пунктына кертелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы нигезләмәгә медицина профилактикасы кабинеты мөдирләре дә кертелгән. Республиканың дәүләт оешмаларында мондый белгечләр өчен база хезмәт хакы 18,9 мең сум күләмендә билгеләнгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев